«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизаның Бердәм цифрлы платформасында эшли башлый. Шулай итеп, төзелеш объектларының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрү буенча эшнең төп этаплары автоматлаштырылачак.
Экспертизаның бердәм цифрлы платформасы төзелеш комплексында гадәти алгоритмнарны үзгәртә. Платформага салынган яңа цифрлы технологияләр экспертларның гына түгел, инвестицион-төзелеш процессында катнашучыларның да эш сыйфатын һәм тизлеген арттырырга тиеш. Платформа тулы мәгълүмати иминлекне тәэмин итә һәм дәүләт экспертизасын үткәрүнең барлык төп этапларын һәм процедураларын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә:
- экспертиза һәм документларны саклау өчен тапшыру;
- кергән документларның комплектлылыгын тикшерү;
- килешү документларын алып бару һәм түләү контроле;
- искәрмәләр һәм бәяләмәләр әзерләү;
- мөрәҗәгать итүченең эксперт оешмасы белән хезмәттәшлеге (экспертиза проекты буенча рәсми язуны алып бару, тәкъдим ителгән документларга карата кисәтүләрне эшләү);
- көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән документлар имзалау һәм ИКЭПның валидлыгын тикшерү;
- ГИС ЕГРЗга бәяләмә һәм документлар архивын тапшыру.
Шунысын да билгеләп узага кирәк, 2021 елның 26 июненнән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе XML-формат нәтиҗәләренә күчте. Xml форматындагы бәяләмәләрне бирү аларның әзерлек сыйфатын күтәрергә ярдәм итте һәм гариза бирүчеләргә QR-код белән экспертиза бәяләмәсен формалаштырырга мөмкинлек бирде.Ул санаулы секундлар эчендә төзелә һәм аны шунда ук Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры сайтында табарга мөмкин.