Бүген Пермь крае делегациясе вәкилләре танышу визиты белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында булдылар. Делегация составында-торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү министры Артем Балахнин, төзелеш министры Андрей Колмогоров һәм Пермь краеның үсеш корпорациясе финанс директоры Юрий Мазунин. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әлеге очрашуны үткәрде. Ул кунакларга министрлык эшчәнлеге, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча дәүләт һәм республика программалары турында сөйләде. «2021 елда Татарстан Республикасының төзелеш тармагына 100 ел тулды. Бу вакыт эчендә республикада бик зур тәҗрибә тупланган, профессиональ белем бирү кластерлары, проектлау институты уңышлы эшләп килә», - диде ул. Моннан тыш, беренче урынбасары Татарстанда ТКХ системасы һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә һәм аның энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән программалар турында мәгълүмат бирде. Пермь краеның төзелеш министры чарада катнашучыларга ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде. «Татарстанда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кызыклы һәм масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан төзүчеләренең тәҗрибәсе безнең өчен файдалы булыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Андрей Колмогоров. Очрашу барышында яклар шулай ук төзелеш тармагы һәм ТКХ өчен яшь кадрлар әзерләү, чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү, «Безнең ишегалды» Президент программасын тормышка ашыру һәм башкалар турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илдус Насыров һәм Илшат Гимаев, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гилманов, «Татинвестгражданпроект» ДУП BIM-технологияләр бүлеге башлыгы Дмитрий Полковников, заказ бирүчеләр хезмәте вәкилләре катнашты. Кунаклар Пермь крае делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында килделәр. Сәфәр барышында торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм торак комплекслары объектларында булу планлаштырылган.