Рөстәм Миңнеханов Усад авылында яңа күп юнәлешле лицей ачты

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Усад авылы актив үсә, чөнки балаларны мәгариф учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе шактый актуаль. «Район җитәкчелеге мөрәҗәгатеннән соң әлеге проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителде. Төзүчеләргә эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарулары өчен рәхмәт", - диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстанда социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. «Бүген без балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары төзибез. Болар барысы да безнең балалар өчен эшләнә. Һәм бу мәсьәләдә Лаеш районы алдынгыларның берсе булып тора", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Лицей республика бюджеты хисабына төзелгән. Бу максатларга 540 млн. сум акча тотылган. Яңа уку йорты Столбище урта мәктәбенә булган йөкләнешне киметер дип планлаштырыла. Лицей территориясендә йөгерү юллары булган стадион, футбол кыры, баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен универсаль мәйданчык, көч мәйданчыгы, шулай ук башлангыч сыйныфлар өчен өч уен мәйданчыгы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International