«Ак чәчәкләр» бульвары Рәссәйдә беренче булып EDRA Great Places Awards премиясе иясе булды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Казанның «Ак чәчәкләр» бульвары EDRA Great Places Awards халыкара премиясе белән билгеләп үтелгән Рәссәйнең беренче җәмәгать пространствосы булды. Бүләкләү тантанасы 23 майда Детройтта узды, дип хәбәр итә проектны эшләүчеләр. «Ак чәчәкләр» «Киңлекне планлаштыру» категориясендә мактаулы бүләккә лаек булды. «Проект мәдәни һәм экологик яктан нигезләнгән, халыкның төрле төркемнәре өчен функциональ уйланылган. Парковка урынына парк барлыкка килгәч, яңа инициативалар һәм өстәмә инвестицияләр килде, шул исәптән хосусый, чөнки проектлау процессы барысы өчен дә ачык иде һәм керергә мөмкинлек бирде», — дип аңлаттылар үз карарын жюри әгъзалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International