ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсендә уңайлы шәһәр моһите формалаштыру программасын гамәлгә кую турында сөйләштеләр

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында уңайлы шәһәр моһите формалаштыру программасын гамәлгә кую мәсьәләләләре буенча киңәшмә узды. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. Киңәшмәне ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсе директоры вазыйфаларын башкаручы Рафар Шакиров уздырды, анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар программаны үтәү максатында оештырылачак чаралар турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы территориясендә  заманча шәһәр моһите формалаштыру һәм ТР кече шәһәрләр, тарихи җирлекләрдә уңайлы тирәлек булдыру проектларын гамәлгә кую кысаларында 2019 елда 63 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International