Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «Төзелеш сәнгате -2022»Халыкара архитектура фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде. Татарстан Республикасы проектлары төбәкләр арасында «Территория үсеше, шәһәр төзелеше карарлары» номинациясендә алтын билге белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасын архитектура фестивалендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш сәнгате - 2022» XXX Халыкара архитектура фестивале Мәскәүдә 28-30 сентябрьдә узды. Фестивальне Россия Архитекторлар берлеге оештырды. Фестиваль Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты ярдәме белән үткәрелде.
Ел саен әлеге чарада профессиональ җәмәгатьчелек тарафыннан архитектура казанышлары тикшерелә, яңа архитектура формаларының һәм шәһәр киңлекләренең сыйфатлары һәм җитешсезлекләре ачыклана, Заманча концепцияләр һәм проектлар барлана.