Лаеш районы Усады авылында төзелгән яңа уку йортында Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында булды. Киңәшмәдә ТР ГИСУ директоры Илнар Хафизов катнашты.
Мәгариф учреждениесе "Инноватика" дигән күп профильле лицей статусына ия. Тулы куәте - 1501 урын.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп биналарын карады һәм укытуның төп юнәлешләре белән танышты. Бу табигый-фәнни, технологик, гуманитар, универсаль, социаль-икътисади профильләр, инженер юнәлеше, ИТ өлкәсе, шулай ук полилингваль һәм билингваль белем бирү. Республика рәисенә хәбәр ителгәнчә, моның белән беррәттән өстәмә белем алу мөмкинлеге бар: архитектура, медиапроектлар, мультипликация, робототехника, 3D-модельләштерү, дизайн мәктәбе.
Мәктәп санлы лабораторияләр, ЧПУ станоклары булган остаханәләр, кисү һәм тегү студияләре, кулинария сыйныфы белән җиһазландырылган. Спорт белән шөгыльләнү өчен ике спорт залы, футбол кыры, хоккей тартмасы, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен урам мәйданчыклары бар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яшьләр арасында спортны популярлаштыруга юнәлтелгән проектлары белән танышты. Алар арасында "Мәктәп баласының спорт көндәлеге" - балаларны физик культура белән шөгыльләнергә этәрүче мотивация программасы. Иң актив катнашучылар "Рубин" клубы базасында була һәм уенчылар белән очраша алачак.