Елабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 57 йорт адресы буенча урнашкан "Алабуга үзәк район хастаханәсе" ГАУЗның терапия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара.
Бүгенге көндә терапия бүлегендә төзелеш-монтаж эшләре 89% тәмамланган. Белгечләр тәрәзәләр урнаштыруны, вентиляция системаларын монтажлауны тәмамладылар. Хәзерге вакытта электромонтаж эшләре, су белән тәэмин итү системаларын монтажлау, бизәү эшләре, керү төркемен урнаштыру, техник җиһазлар урнаштыру эшләре алып барыла.
Терапия бүлегенә 5 кат, подвал һәм чатыр бүлмәсе керә. 120 пациентка исәпләнгән. Бина 2000 елда файдалануга тапшырылган һәм капиталь ремонтка мохтаҗ булган.
Алып барылган ремонт эшләре медицина ярдәме күрсәтү шартларын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.