Буа районында Ленин урамында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Премьер – министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Балалар иҗаты учреждениесе җир асты өлеше булган өч катлы бинадан гыйбарәт, аның гомуми мәйданы 2942,6 кв.метр тәшкил итә. Ул 220 урынга исәпләнгән.
Беренче катта 10 укучыга исәпләнгән металл эшкәртү остаханәсе, бассейны булган 8 укучыга исәпләнгән судно модельләштерү остаханәсе, 15 укучыга хәрби-патриотик тәрбия классы, 120 урынга исәпләнгән актлар залы һәм артистик бүлмәсе каралган.
Икенче катта ике бию залы, робототехника классы, компьютер классы, чүлмәкчелек остаханәсе, кабул итү бүлмәсе белән директор кабинеты урнашкан.
Өченче катта туризм буенча дәресләр өчен класс, лабораторияле экологик-биологик юнәлеш классы, реставрация һәм тегү остаханәләре, авто-, авиамодельләштерү һәм ракета төзелеше остаханәсе, туган якны өйрәнү музее, методик кабинет урнашкан.
» Буа районы һәм бөтен республика өчен истәлекле объектларның берсе, бигрәк тә балалар учреждениеләре, безнең балалар өчен объектлар турында сүз барганда", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры