Татарстанда Питрәч авылында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты максатларын тормышка ашыру кысаларында төзелгән яңа футбол манежы ачылды.
Корылманың мәйданы 1 300 квадрат метрдан артык тәшкил итә. Бина уен залыннан һәм административ-көнкүреш корпусыннан тора. Манежда 100 гә якын укучы шөгыльләнәчәк
Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.