Яңа ел алдыннан бүләкне Бөгелмә районы Вязовка поселогында яшәүчеләр алды. Президент Владимир Путин инициативасы белән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына яңа модульле ФАП төзелде.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантаналы шартларда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыгига Плеханова һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Иванов катнашында узды.
Чираттагы 14 нче модульле ФАП Вязовка бистәсе һәм Коногоровка авылы халкына хезмәт күрсәтәчәк. Аларга медицина ярдәмен фельдшер Зөлфия Копылова һәм шәфкать туташы Гөлсирә Лотфуллина күрсәтә.
"Хәзер авыл халкы уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак. Монда яңа җиһазлар һәм медицина җиһазлары бар. ФАПта җылы, якты, кайнар су бар", - дип уртаклашты фельдшер Зөлфия Копылова.