Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү Төбәк иҗтимагый хәйрия фондының икенче хосписы төзелеше тәмамланды. Бабил кызы.
ТР ДСН инспекциясе объектка проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
Объект ике катлы. Бинаның гомуми мәйданы 8754,80 кв. метр.
Икенче хосписта онкология авырулары һәм башка авыр патологияләр белән авыручы өлкәннәрне урнаштырырга ниятлиләр. Монда ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне карау бүлеге барлыкка киләчәк. Балалар бүлеген 40 урынга кадәр киңәйтү планлаштырыла.