Нурихан Фәттах урамындагы «Салават Күпере» торак районында урнашкан 1-5-1 номерлы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирелде. Йорт «торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм «социаль ипотека»дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
Йортта 10 кат, 72 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 5239,40 кв.метр. Бинаның мәйданы 8524,80 кв. метр.