Иннополис шәһәрендә канализация чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Хәзер объектта йомгаклау тикшерүе бара.
Капиталь төзелеш объекты җир асты өлеше белән тулы чистарту комплексыннан гыйбарәт. Ул «Иннополис»махсус икътисади зонасында урнашкан. Комплекс бинасы хезмәткәрләр тарафыннан Иннополис шәһәренең чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча административ-көнкүреш һәм технологик процессларны тәэмин итү өчен билгеләнгән. Ул үз эченә җитештерү, административ-көнкүреш өлешләрен ала.