Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң мәктәпне карады

2023 елның 15 декабре, җомга

Рөстәм Миңнеханов Биектау авылында капиталь ремонттан соң 1 нче мәктәпнең икенче бинасында булды.
Мәктәп бинасы 1975 елда төзелгән. Капиталь ремонттан соң балаларны укыту һәм үстерү өчен иң уңайлы шартлар тудырылган. Хәзер мәктәптә 284 башлангыч сыйныф укучысы белем ала. Ә мәктәп территориясендә яңа уен мәйданчыгы урнашкан. 
Рөстәм Миңнеханов ашханәдә булды, ремонт эшләренең сыйфатын бәяләде, балаларга яхшы уку теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International