Казанның Яңа Савин районында яңа балалар бакчасы ЗОС алды

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Казанның 59нчы кварталында яңа балалар бакчасы төзелде. Шушы көннәрдә аңа ЗОС бирелде.

Бина кирпечтән, ике катлы, гомуми мәйданы 4553,30 кв.метр тәшкил итә. Уен мәйданчыклары белән Территория төзекләндерелгән.

Балалар бакчасы Демография милли проекты буенча төзелә һәм 220 урынга исәпләнгән. Бинада музыка һәм спорт заллары, психолог кабинеты урнашкан. 12 төркем ачу планлаштырыла, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр.

Балалар бакчасы үз эшендә гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирәчәк. Моның өчен зур коворкинг-үзәк һәм гаиләләрне озата бару буенча психологик хезмәт ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International