Татарстанның Арча районы Шура авылында «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль программасы кысаларында авыл клубы төзелеше тәмамланды.
Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре 100% ка башкарылган. Янәшәдәге территория төзекләндерелде. Бина су, җылылык, энергия белән тәэмин итү һәм канализация системалары белән җиһазландырылган.
Авыл клубы 45 урынга исәпләнгән. Бинада 2 санузел, фойе, методик кабинет, китапханә, сәхнәле актлар залы бар, шулай ук хуҗалык кабинетлары урнаштырылган. Бинага керү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен пандус җиһазландырылган.