«Мәһәббәт» торак комплексында («Салават Күпере» торак районы) «социаль ипотека» программасы буенча яңа йортлар «Торак һәм шәһәр мохите»милли проекты кысаларында төзелгән.
1-3-1 номерлы торак йортта 140 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 7993,20 кв.метр. 9 катлы 1-3-3 йортында 112 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 5914,10 кв.метр. 1-3-2 нче йортта 168 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы 8858,50 кв.метр. Һәрбер йортта офис биналары өчен катлар каралган.