Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә "Сәяхәт" яңа өстәмә белем бирү үзәгендә һәм «Раушан».
"Сәяхәт" үзәге 2,4 мең баланы колачлый. Шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар тудырылган. Яшь казанлылар техник фәннәрне өйрәнәләр, балчыктан чүлмәк ясау осталыгы нигезләрен үзләштерәләр, спорт, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәләр.
Рөстәм Миңнеханов үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты, спорт һәм хореография залларында, балчыктан чүлмәк ясау остаханәсендә, уку сыйныфларында, вокал студиясендә, медиа-үзәктә, авиамодельләштерү һәм робототехника кабинетларында булды. Шулай ук республика Рәисе «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле активы белән очрашты.
Бирюзова урамындагы төп бина 1,5 мең балага исәпләнгән. Шулай ук үзәк үз эшчәнлеген 152 нче гимназия, 57 нче мәктәп, 182 нче һәм 188 нче лицейлар базасында алып бара. Әлеге белем бирү учреждениеләре тагын 900 баланы үз эченә ала.