Үзәкнең функционалына яшьләр белән төрле юнәлешләр буенча эш керә. Проект буенча биредә очрашулар, лекторийлар, кибер киңлек, бию һәм акт заллары, шулай ук яшьләр өчен остаханәләрнең киң челтәре булдырылачак. Шулай ук Теләче районы территориясендә федераль волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру да планлаштырыла.
Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.