Биектау тимер юл станциясе поселогында «Социаль ипотека» программасы буенча яңа йорт төзелде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Йорт «Социаль ипотека» республика программасы кысаларында төзелгән, ул гаиләләргә уңайлы торак алырга мөмкинлек бирә.

Аның бинасы – кирпечтән, өч катлы, бер подъездлы. Йортта 12 фатир бар, шул исәптән алты – бер бүлмәле, өч – ике бүлмәле һәм өч – өч бүлмәле. Барлык торак киңлегенең гомуми мәйданы 615,40 кв. метрны биләп тора.

Яңа төзелеш индивидуаль җылыту системасы белән җиһазландырылган. Барлык фатирлар да сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International