Буада мәдәният йортын реконструкцияләү тәмамланды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү тәмамланды. Төзелеш эшләре «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.

Персонал һәм тамашачылар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча масштаблы эшләр башкарылган. 

Реконструкциядән соң 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 3,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Реконструкция барышында мәдәният йортында төзүчеләр сәхнә тирәнлеген киңәйтәләр, өстәмә яктырту урнаштыралар, борылыш сәхнәсен монтажлыйлар. Моннан тыш, яңартылган бинада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International