Аксубай муниципаль районында Совет, Ленин һәм Романов урамнарының мәдәният йорты янындагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында башкарылды.
Төзекләндерү барышында объектта әзерлек эшләре башкарылган, брусчаткадан япма, таш бортлар, газон астына нигез салынган. Шулай ук тышкы яктырту монтажлана.