ТР Биектау муниципаль районының Коркачы авылында «Мәгариф»илкүләм проекты кысаларында балалар бакчасы белән яңа мәктәп төзелде.
Мәгариф учреждениесе бинасы бер катлы, кирпечтән, каркассыз система буенча эшләнгән, буй терәк диварлары белән, алар буенча тимер-бетон буш плитәләр салынган. Аның гомуми мәйданы 2511,10 кв. метр тәшкил итә.
Бинада 18х9 м зурлыктагы спорт залы, төп бина белән берләштерелгән уку остаханәләре корпусы урнашкан.
Мәктәп 80 укучыга исәпләнгән. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 20 урын каралган.
2023 елның 28 августында яңа белем бирү учреждениесе проект документациясе таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә ала.