Казанда Сибгат Хәким урамында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше 93% ка тәмамланган.

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Дүрт катлы бинаның мәйданы 24 508 кв.метр тәшкил итә. Мәктәп территориясендә баскетбол, волейбол, теннис һәм футбол кыры өчен мәйданчыклар булачак. Белем бирү учреждениесе мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырылачак.

Мәктәп төзелеше Мәгариф милли проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International