Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы ачылды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Балалар поликлиникасы филиалы торак массив эчендә төзелгән, анда пациентларның уңайлы торуы өчен шартлар тудырылган: уен бүлмәләре, буфет, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе белән төзекләндерелгән көтү зоналары. Шулай ук гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да оештырылган.

Хастаханә көненә 180 кешегә исәпләнгән. Ул 11,5 мең балага хезмәт күрсәтәчәк. Медицина оешмасы заманча җиһазландырылган. Хастаханәдә инфекцион блок, 10 урынлык көндезге стационар, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал каралган. Поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International