ТР Дәүләт Советында Тамбов өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Тамбов өлкәсе делегациясе составында Александр Алексеевич Филатов – Тамбов өлкәсе шәһәр төзелеше һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы, шулай ук Дубровина Дарья Юрьевна – министр урынбасары – Хокук идарәсе башлыгы, «Главинвестстрой ТР»да булдылар. 

Визит төзелеш өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан узды.

Очрашуны Кудряшев Владимир Николаевич – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, шулай ук Надршин Айрат Рашат улы – ТР ГИСУ директорының беренче урынбасары үткәрде.

Кунаклар игътибарына «Главинвестстрой ТР» ның төп заказчысы эше турында тулырак мәгълүмат бирелде: гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары, төп төзелеш объектлары, кабул ителә торган үсеш стратегияләре. Моннан тыш, кунаклар кызыклы сораулар бирделәр һәм төзелеш тармагында тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International