Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр бистәсе адресы буенча 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы төзелеше тәмамланды.
Капиталь төзелеш объекты төзелеше 2022 елның апрелендә башланды. Сәламәтлек саклау учреждениесе бинасының дүрт җир өстендәге катлары һәм подвалы бар. Аның мәйданы 6371 кв. метр.
Поликлиника сәламәтлек саклау милли проекты кысаларында төзелгән. Медицина учреждениесендә уңайлы көтү зоналары, заманча медицина җиһазлары һәм көндезге стационар каралган. Монда травматология пункты да ачылачак. Инфекция блогы, лаборатория, сөт ризыклары бирү пункты бар. Дербышкада һәм күрше торак массивларда яшәүче балаларга ярдәм күрсәтеләчәк.