Рауис Гәрәев урамында «Алтын урта»торак комплексының алданган өлешчеләре өчен йорт төзелә. Йорт 160 фатирга исәпләнгән, объектның гомуми мәйданы 14,1 мең кв.метр.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев Казан шәһәренең Рауис Гәрәев урамында компенсация йортын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Главинвестстрой ТР» ДКУ, ТР өлешчеләренә ярдәм фонды һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта объектта инженерлык челтәрләре төзелеше һәм биналарны бизәү тәмамлана. Эштә 45 белгеч һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.