Узып баручы елга йомгак ясыйбыз һәм эшебезнең нәтиҗәсен саннарда күрсәтәбез.
Быел «ТР ГИСУ» ДКУ катнашында 3578 объект өстендә эш алып барылды. Шуларның 223е федераль финанслау белән объектлар. ТР программалары буенча-774. Ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Безнең ишегалды» программасы буенча меңнән артык объект.
Төп тармаклар буенча белешмә китерәбез. Быел мәгариф тармагында 479 объект ремонтланган, 14е төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Шуларның 9 мәктәбе, 5 балалар бакчасы төзелгән. 139 мәктәп, 39 балалар бакчасы, мәктәпләрдә 166 азык-төлек блогы, 6 ятагы, 10 ресурс үзәге, мәктәпләрдә 119 функциональ зона ремонтланган.
Спорт тармагында 22 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 40ы ремонтланган. Алардан 6 Манеж, 8 спорт комплексы, 4 УСП, 1 стадион, 1 чаңгы базасы, 1 бассейн, 1 боз сарае төзелгән. 12 спорт комплексы, 4 стадион, 1 боз сарае һәм 23 башка спорт объекты ремонтланган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 129 ремонтланган, 63 төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Алардан 2 табиб амбулаториясе, 52 ФАП, 2вооп һәм башка объектлар төзелгән. 51 стационар, 7 поликлиника, 1 инфекцион хастаханә һәм башкалар ремонтланган.
Мәдәният тармагында 11 объект төзелгән һәм реставрацияләнгән, 28е ремонтланган. 6 авыл мәдәният йорты, 1 яшь тамашачы театры һәм башкалар төзелә. 13 авыл мәдәният йорты, 6 балалар сәнгать мәктәбе һәм башкалар ремонтланган.