Казандагы социаль ипотека йортына ЗОС бирелгән

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Идел буе районы М-14 микрорайонындагы 18 катлы торак йортка проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.

Объект «социаль ипотека» программасы һәм «торак һәм шәһәр мохите»милли проекты кысаларында төзелгән. Ул Казан шәһәре, Белые росы урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан. Күп фатирлы торак йорт төзелеше 2021 елның августында башланды. Анда 18 кат, 255 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 14898,40 кв.метр. Бинаның бөтен мәйданы 25220,10 кв.метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International