ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Ломмета»компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.
Чарада шулай ук төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин, архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Асия Таҗетдинова, төзелеш технологияләре бүлеге башлыгы Оксана Модина, ТР Спорт министрлыгы, «ТР ГИСУ» ДКУ, әйдәп баручы проект институтлары һәм төзүчеләр вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында инженерлык системаларын, тиз төзелә торган биналарны пыялалау, проектлау һәм монтажлауның югары технологияле ысуллары тәкъдим ителде. Оешма вәкилләре үз продукциясе куркынычсызлыгының инновацион характеристикаларын күрсәттеләр.