Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру 91% ка үтәлгән

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 8 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аларны ТР Төзелеш министрлыгы күзәтеп тора. 116 объектның 82се әзер, 11 федераль программа кысаларында 34ендә  эш дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

«Торак» илкүләм проекты 65% ка гамәлгә ашырылган. Эштә 14 объект кала. Сәламәтлек саклау линиясе буенча төзелеш ике республика һәм бер федераль программа буенча бара. 61 объектның өчесе эштә кала.

Ике федераль программа мәдәният өлкәсендә тормышка ашырыла, аның кысаларында 8 объект төзелә. Аларның икесе эштә кала.

Спорт линиясе буенча 6 ябык футбол манежыннан берсе Буа районында кала. Аның буенча эшләр күләме 99% ка җиткән. Бу атнада Биектау районында объект тапшырылды.

6 балаларны савыктыру лагереннан ике объект төзү эшләре дәвам итә. ТМЭ үтәлеше 94% дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International