ТР Төзелеш министрлыгында шәһәр төзелеше һәм дәүләт экспертизасы үткәрүдәге үзгәрешләр турында фикер алыштылар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген  Төзелеш министрлыгында «Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге законнарда үзгәреш һәм бәя билгеләү, проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре» темасына семинар үтә. Чара ел саен үткәрелә һәм төзелеш тармагында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын үтәү буенча куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

 

«Хәзерге вакытта Татарстанның төзелеш комплексын, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруны, бюджет акчаларын проектларга сыйфатлы экспертиза үткәрүдән һәм аларның смета бәясен дөрес билгеләүдән башка күз алдына китереп булмый. Бүген экспертиза республиканың төзелеш тармагындагы зур бурычларны хәл итә һәм законнардагы үзгәрешләр буенча профессиональ җәмәгатьчелекнең нәтиҗәле чишелешләре, яңалыклары һәм агарту өлкәсендәге төп оешма булып тора»,- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин семинарны ачып.

 

Үз чыгышында ведомство башлыгы агымдагы елда барлык төзелеш комплексы өчен бердәм мәгълүмат мохитен формалаштыру өстенлекле максат булып кала дип искәртте. Шуңа күрә «Шәһәр тирәлеген үстерү» һәм «Төзелеш» юнәлешләре буенча циффрлы җитлеккәнлеккә ирешү өчен мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүне көчәйтергә кирәк.

 

Шулай ук Марат Айзатуллин, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, төзелеш эшләренең көтелгән күләме 460 млрд сумнан артып китәчәген ассызыклады.  «Төзелеш комплексында һәрвакыт яңа бурычлар барлыкка килә, аларны без бергә хәл итәргә тиеш, һәм мин уңышлы хәл итәрбез дип ышанам. Проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча куелган бурычларны үтәүгә килгәндә, без соңгы стадиягә кердек. Агымдагы елда алар саны 44. Татарстан бюджетыннан 46 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән», - диде министр.

 

“ТР УЭЦ” ДАУ директоры Рафар Шакиров законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде, бюджет объектларын төзегәндә оптималь проект карарлары өлешендә экспертиза таләпләренә игътибар итте.

 

Семинар кысаларында төзелештә бәя билгеләү мәсьәләләре, Проект документларына экспертиза үткәрү механизмнары турында фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International