Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм КФЙны капиталь ремонтлау турында сөйләде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча мәгълүматлар китерде.

 

Капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын яхшырту буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру өлешендә капремонт объектларының күбесе мәгариф линиясе буенча  – 317, шуларның 2сен эш бара.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 44 объектның 8 медицина стационарында эш алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә.

 

«Мәдәният» юнәлеше буенча ике музейда  эш кайный. Шулай ук 31 объектның 2се экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә кала.

 

Яшьләр сәясәте программасы буенча 6 яшьләр үзәгеннән берсендә эш дәвам итә. Балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт эшләре 95% ка тәмамланган. Спорт тармагы буенча эшләр төгәлләнде – бу атнада Казанда соңгы объект файдалануга тапшырылды.

 

Марат Айзатуллин шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр турында да сөйләде. 753 йортның 34е эштә кала, төзү-монтаж эшләре 99,5% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International