Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты

2022 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» торак өлкәсендә үсеш институты генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты.

 

Очрашу республика башлыгының Мәскәүгә эш сәфәре вакытында узды, анда торак төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлеше, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

 

Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

 

«ДОМ.РФ» “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм  проекты кысаларында дәүләт торак сәясәтен тормышка ашыруда төбәкләр белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы хезмәттәшлекне киңәйтүне отышлы дип таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International