Быел Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 200 күпфатирлы торак йортны Дәүләт кадастр исәбенә куйды. Йортларның гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв метр.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында барлыгы 82,8 млн кв. м мәйданлы 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында белешмәләр бар.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» форумында хәбәр иткәнчә, соңгы 15 елда республика торак тапшыруны ике тапкыр арттырган.