«Торак» федераль программасы кысаларында эшләр биш мәгариф объектының өчесендә дәвам итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объектның 4се өстендә эш дәвам итә. Шуларның 2се илкүләм проект кысаларында төзелә торган беренчел буын сәламәтлек саклау оешмалары. Тагын 2 объект республика программасы буенча төзелә.
«Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган сигез объектның 4сендә эш дәвам итә. Проект 74% ка үтәлгән.
Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча тормышка ашырыла. Алар буенча эш 74% ка үтәлгән.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча гомуми эш федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла һәм 96% үтәлгән. Хәзерге вакытта 65 объектның 47се әзер.
Спорт өлкәсендә алты ябык футбол манежы бар. Программа буенча ТМЭның гомуми үтәлеше 99% ка җитте.