Татарстанда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше тәмамланды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны авыл торак пунктларында җиһазлар белән тәэмин итү республика программасы кысаларында Татарстан Республикасында 51,5 млн. сумга 13 объектны төзү эшләре тәмамланган.

Быел комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пунктлары Актаныш районы Әтәс авылында, Алексеевск районының Кызыл Баран авылында, Әлки районының Яңа Чаллы авылында, Арча районының Субаш Аты авылында, Балтач районының Тагашур авылында, Чүпрәле районының Коршанга-Шигали авылында, Яшел Үзән районының Яңа Чуваш поселогында, Кама Тамагы районының Бәргуҗа авылында, Мамадыш районының Уразбахтино авылында, Менделеевск районының Тойгуҗа авылында, Нурлат районының Үрнәк авылында, Спас районының Балымер авылында, Тукай районының Әҗмәкәй авылында барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җиһазлар белән җиһазландырылган халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү турындагы боерыгы 2017 елда кабул ителгән иде (№968-р, 17.07.2017 ел, №1695-р). 2017-2021 елларда республика программасы кысаларында Татарстанда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 112 блок-модульле пункты төзелде, аның гомуми бәясе 266,305 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International