ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль әһәмияткә ия биналарны төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
44 сәламәтлек саклау биналарыннан 20 беренчел звено объектында эшләр тәмамланган, 9 ында эшләр дәвам итә. Программа 97,6% ка үтәлгән. 15 объектта капиталь төзекләндерү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында һәм 5 объектта – республика программасы буенча тормышка ашырыла.
Мәгариф өлкәсендә капиталь ремонт программасы буенча 317 объектның 4се эштә кала. Мәдәният тармагындагы 17 объектның 7се әзер, эшләрнең гомуми үтәлеше 98,6% тәшкил итә.
Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендәге 31 объектның 4се эшлщр бара, исәпләнгән эшләрнең 99% үтәлгән.
4 республика программасы кысаларында яшьләр сәясәте буенча бер объект эш дәвам итә. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау 90% ка башкарылган. Спорт юнәлеше буенча 23 исәпле объектның 1 се кала.
Шулай ук 2023 елгы капиталь ремонт республика программаларын формалаштыру дәвам итә. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, стационарларны, спорт объектларын, архивларны һәм Россия гвардиясе биналарын капиталь төзекләндерү программалары буенча документлар җыю төгәлләнгән.