Төзелештә һәм проектлауда контрактлар буенча заказчылар һәм подрядчыларның уңышлы хезмәттәшлеген үстерү максатыннан, Екатеринбургта WORLD BUILD STATE CONTRACT төзелешендә сатып алу өлкәсендә өченче халыкара форум узачак. Форум 2023 елның 2 мартында Екатеринбургта турыдан-туры һәм бөтен Россия территориясендә онлайн режимда узачак.
Чараның спикерлары һәм экспертлары - Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, «РосСтройКонтроль» ФБУ, «Главгосэкспертиза России» ФАУ, Төзүчеләрнең милли берләшмәсе вәкилләре һәм башкалар.
Форум кысаларында төзелеш һәм проектлау өлкәсендәге сатып алу эшчәнлегенең проблемалары һәм чишелешләре каралачак, дәүләт сатып алулары системасын гамәлгә ашыру буенча чит илләрнең тәҗрибәсе өйрәнеләчәк. Объектларны уңышлы төзү һәм проектлау өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе төп тема булачак.
Форум ел саен үткәрелә һәм төзелеш өлкәсендә контракт системасын үстерүгә, төзелештә һәм проектлауда катнашучыларның нәтиҗәле эшләве өчен контракт системасын камилләштерүгә, эшлекле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән.