Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды. Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Яңа шәһәр киңлеге 6 гектардан артык мәйданда урнашкан. Проектны гамәлгә ашыруның беренче чиратында «уен һәм спорт» зонасы – уникаль су спрей-лабиринты, спорт мәйданчыгы, тренажерлар, стритбол уены өчен мәйданчык, памп-трек һәм скейт-мәйданчык составындагы экстрим-зона керде.
Бүген «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Салават Күпере» микрорайонында паркның икенче чираты ачылды.
Икенче чират кысаларында паркта фонтан, җәяү йөрү яр буе, пандуслы амфитеатр, төрле дәрәҗәдәге күзәтү мәйданчыклары, таганлы күпер, уеннар һәм ял өчен газоннар җиһазландырылды. Моннан тыш, түбәләрне күзәтү мәйданы буларак файдаланыла торган мәдәни үзәк, күп функцияле мәйдан, амфитеатр оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов парк территориясен карады, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты һәм «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр белән аралашты.