Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзелеше турында сөйләде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.

Милли проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең өчесе эштә кала: Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынлы мәктәп, Мамадыш шәһәрендәге балалар бакчасы һәм Казан шәһәрендәге балалар бакчасы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объектның 6сында эш дәвам итә. Эшләрнең гомуми үтәлеше 83% тәшкил итә.

Мәдәният юнәлешендә 8 объектның 4сендә эш бара. Алар барысы да «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Быел җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эш федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 94% тәшкил итә.  Хәзерге вакытта 65 объектның 38е әзер.

Спорт өлкәсендә 6 ябык футбол манежының 2сен эшләр бара. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен гомуми башкару 96% ка җитте.

Сәламәтләндерү лагерьларын төзү программасы буенча бу атнада Саба районында объект тәмамланды. Тагын ике объект төзелеше дәвам итә. Гомумән, программа буенча төзү-монтаж эшләрен башкару 84% дип бәяләнә.

Башкарма комитет биналарын төзү программасының үтәлеше 98% ка җитте. Эштә 4 объект кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International