Татарстанда алты дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Пресс-конференция барышында дәүләт программаларын тормышка ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Федераль бюджет тарафыннан финанслана торган дәүләт программалары өлешендә республикада 6 юнәлеш гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында, авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру максатыннан, компакт торак төзелеше бара.

Шулай ук «2019-2024 елларга Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү» программасы тормышка ашырыла. Быел зиратларда Ватанны саклаучыларга 3 һәйкәл торгызылды һәм төзекләндерелде.

«Мәгарифне үстерү» программасы буенча мәктәпләргә капиталь ремонт ясала.  “Бу моңарчы күрелмәгән зур программа, аны үтәү өчен 3,8 млрд.сум бүлеп бирелгән. аның буенча үтәү 99% тәшкил итә”, - диде Алексей Фролов.

Моннан тыш, республикада «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 15 гидротехник корылма капиталь ремонтлана, Кама Тамагы авылында Куйбышев сусаклагычы ярын ныгыту буенча эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International