Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә республиканың муниципаль районнарында 33 объект төзекләндерү тәмамланган, шул исәптән Казанда 6 объект («Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы, Балыкчы бакчасы, Чуйково күле, Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверы һ.б.).
Тулаем алганда, программаны гамәлгә ашыру уңаеннан объектларда төзү-монтаж эшләрен башкару 92% тәшкил итә.
Шулай ук 2022 елда Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында җиңүче 6 объект төзекләндерелә, федераль грант суммасы – 376,25 млн.сум. Объектларда төзү-монтаж эшләре 96% ка үтәлгән. Арча, Кукмара, Баулы, Биләр шәһәрләрендә 4 объект тәмамланган.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елга 2,286 млрд.тан артык суммага 59 җәмәгать урыннары объектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аның 1 млрд.164 млн. сумы федераль бюджеттан, 1 млрд. 122 млн. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.