2022 елның 6 октябреннән 7 октябренә кадәр «Татарстанның 100%» циффрлы мәйданчыгында ел саен уздырыла торган «Территорияләрне төзү һәм үстерү» онлайн-форумы узачак. Халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне төзекләндерү һәм гомумән төзелеш тармагына багышланган чарада шәһәр төзелешеннән алып ТКХга кадәр булган мәсьәләләрнең киң исемлеге турында фикер алышачаклар.
Экспертлар тыңлаучыларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәк. Онлайн форумда рәсми сайт битендә трансляциягә кушылып яки сайтта теркәлеп катнашырга мөмкин.
“Татарстан 100% ” — Татарстан хөкүмәт проекты, республиканың интеллектуаль-эшлекле пространствосы, анда экспертлар һәм тамашачылар онлайн-чарада төрле өлкәләрдәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар.