Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад укыды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Мәгариф объектлары буенча төзү-монтаж эшләре 98% ка үтәлгән. Быел барлыгы 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтлана. Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итте.
Медицина учреждениеләрен ремонтлау өч программа буенча гамәлгә ашырыла. Беренчел звено объектларында эшләр 97% ка үтәлгән.
17 мәдәният объектына капиталь ремонт 2 федераль һәм 2 республика программасы кысаларында бара. Мәдәни объектларны ремонтлау 94% ка үтәлгән. 7 объектта эшләр бара.
Спорт линиясе буенча ведомство карамагындагы 23 учреждениедән 7сендә эшләр дәвам итә. Алар буенча башкарылган гамәл 96% тәшкил иткән.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында эшләр тәмамланып килә. Төзелеш-монтаж эшләре 94% ка башкарылган. Тәмамлану стадиясенә 210 күпфатирлы йорт кергән, 400 торак объект тулысынча тапшырылган.