Татарстан Республикасы Саранскида узган «Яшь профессионаллар» - 2022 илкүләм чемпионатында икенче урынны алды. Республика җыелма командасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт 115 медаль һәм 59 медальон яулады.
Гомумкоманда рейтингында беренче урынны Мәскәү командасы, өченче урынны Санкт-Петербург командасы алды.
Юбилей чарасы 8-12 сентябрьдә Саранск-арена спорт комплексы мәйданында дистанцион форматта узды.
Мордовия башкаласында 280 дән артык яшь профессионал җыелды һәм якынча 700 дистанцион кушылды. Аларның эшенә 200гә якын эксперт турыдан-туры бәя бирде.