Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә Әлмәт, Минзәлә, Баулы, Әтнә муниципаль районнарында 9 объектны төзекләндерү тәмамланган, шул исәптән Казанда 4 объект («Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы, Балыкчы бакчасы, Чайково күле, Ак Парина урамындагы сквер).
Тулаем алганда, программаны гамәлгә ашырылуы, объектларда төзү-монтаж эшләрен башкару 76,5% тәшкил итә.
Шулай ук 2022 елда Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсы кысаларында 376,25 млн.сумлык федераль грант суммасына 6 җиңүче объект төзекләндерелә. Объектларда төзү-монтаж эшләре 77,7% ка үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елга 2,286 млрд.сумнан артык суммага 59 иҗтимагый урын объектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аның 1 млрд.164 млн. сумы федераль бюджеттан, 1 млрд. 122 млн. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.