ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүгенге көндә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында төзү-монтаж эшләре 87% ка үтәлгән, сезонлы эшләр 91% ка тәмамланган.
Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 93% тәшкил итте. Беренчел звено объектларында “Медицина учреждениеләрен” ремонтлау буенча эшләр 90% ка үтәлгән. Республика программасы кысаларында подрядчыларда 24 объектның 18е кала. Бу атнада Казанда 2 объект тапшырылды. Агымдагы датага төзү-монтаж эшләренең гомуми күләменең 88% ябылган.
Капиталь төзекләндерү программасына өстәмә рәвештә кертелгән Мамадыш районындагы мәктәптән тыш, 1 сентябрьгә барлык 119 мәктәп һәм интернат мәктәпләрен ремонтлау тәмамланган.